Газетабызның күптәнге укучысы күңелсез бер хәл турында бәян итте.
Узган атнада бөтен телеканаллар һәм интернет-киңлек Уфада автоавариядә каза күргән пенсионер хатынның рентген кабинетына үрмәләп баруы турында ролик күрсәтте. Шунда ук карар чыкты – дәваханәнең баш врачы эшеннән чыгарылды, ә дәвалау учреждениесендә авыр чирлеләр өчен күтәргеч-каталка барлыкка килде. Дөрес, хезмәткәрләр бу могҗиза- каталканы беренче мәртәбә күреп, аның белән ничек эш итәргә белми азапланды. Тагын: лифтның ни өчен эшләмәвен, аны ремонтлау өчен күпме акча кирәклеген, кемнең акча бүлмәвен һ.б. беркем аңлатмады. Ни өчен эшләмәгән лифт хакында элек беркем дә сюжет төшермәгән? Барсы өчен баш врач җавап тотты!
Безнең газета укучыга әйләнеп кайтыйк.
– Менә икенче көн телевизор алдында елап утырам, әрнүемне кемгә сөйләргә дә белмим, сезгә шалтыратырга булдым, – диде олы яшьтәге ир. – Гиппократ антын оныткан медикларда кайдан шулкадәр бәгырьсезлек? Кешеләргә мөнәсәбәт, ихтирам, җылы сүз юк.
Мин нәрсә дип җавап бирим: оптимильләштерү, идарә итүдә кыенлыклар, кадрлар җитмәү, врачларның ал-ял белми эшләве, клиникаларны ремонтлау һәм җиһазландыру мәсьәләсенең еллар буе хәл ителмәве...
Газета укучы боларның барсын да аңлый һәм кабул итә, аның сөйләгәннәре пациентларга карата кешеләрчә мөнәсәбәт булмавы турында. Июль азагында олы яшьтәге хатын, әлеге ирнең хатыны, өйдә кинәт аңын югалта. Ашыгыч ярдәм аны Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып килә, анда урын булмый, һәм авыруны хирургия корпусының терапия бүлегенә җибәрәләр. Монда пациентка МРТ эшлиләр, әмма инсульт ачыкланмый һәм аны Приютка кайтаралар. Ике көннән хатын, аңына килмичә, дәваханәдә җан бирә. Ир әйтүенчә, аңа тиешле игътибар күрсәтмәгәннәр. Ир белән хатын 50 елдан артык бергә яшәгән, балалар үстергән, алар Бәләбәйдән читтә яшиләр. Хатынны җирләгәннәр, әмма ир әлегә кадәр аның үлеменең сәбәбен белми. Беркайда да зарланмаган, дәгъва белдермәгән, кайгысына батып калган булган. Ярты ел – аз түгел! Ир тынычланган кебек тә булган, Уфа клиникасындагы әлеге хәл аның күңел яраларын тагын яңарткан.
– Дәүләт учреждениеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр кешеләрне кайчанга кадәр кимсетерләр? Алар ничек шулай битараф була ала? – безнең газета укучы куйган сораулар урынлы. Ул медикларның бер яклап көчле була алмавын белә, шуңа беркая да мөрәжәгать итмәгән, әмма кайбер хезмәткәрләрнең рәхимсезлеге үз эшенә тугры күп докторларның һәм медсестраларның эшен юкка чыгара. Медикларның исем-шәрифләрен һәм үзен атамый, беркемне дә гаепләми, ул һәркем белән булырга мөмкин авыр мәлләрдә кешеләрчә мөнәсәбәт сорый. Саулык сагында гына түгел: изге мөнәсәбәтләр болай да көндәлек тормыштан югалып бара.
Бу хакта шуның өчен дә сөйләргә булдым: теләсә нинди хәлдә дә үзеңне зыян күрүче – Уфа клиникасы пациенты, безнең газета укучы, ниһаять, эштән чыгарылган врач урынына куеп карарга! Һәр очрак артында кеше фажигасе, чөнки кемдер кайчандыр еллар буе төзелгән системаны җимергән. Механизмнан бер генә шөрепне ал... Кешедә бу шөреп НАМУС дип атала!