Башҡортостанда бөгөн төндә «төньяҡ балҡышы» балҡыны
Бөтә яңылыҡтар
Дини байрамдар
1 Ғинуар 2021, 02:00

Илһам канатларыгыз талмасын

Вакыт дигәнең сизелми дә уза. Менә тагын бер, 2016нчы ел шатлык-сөенечләре, кайгы-көенечләре белән тарихта калды. Аерым кайгы-югалтулар, аһ-зарлар да булды, әлбәттә, шулай да, аллага шөкер, илдә тынычлык хөкем сөрде, өстәлләребез икмәктән өзелмәде, балаларның шат тавышлары яңгырап торды, яңа парлар кавышты, нәниләр туды... Кыскасы, тормыш дәвам итте.

Вакыт дигәнең сизелми дә уза. Менә тагын бер, 2016нчы ел шатлык-сөенечләре, кайгы-көенечләре белән тарихта калды. Аерым кайгы-югалтулар, аһ-зарлар да булды, әлбәттә, шулай да, аллага шөкер, илдә тынычлык хөкем сөрде, өстәлләребез икмәктән өзелмәде, балаларның шат тавышлары яңгырап торды, яңа парлар кавышты, нәниләр туды... Кыскасы, тормыш дәвам итте. Аны һәркем булдыра алганча рухи һәм матди яктан баетырга тырышты. Рухи хәзинә булдыручылар арасында иҗат җимешләрен укучыларга безнең “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы аша җиткерүчеләр дә бар. Сер түгел, иҗади хезмәт, шигырь яки хикәя – көчле әдәби, мәкалә яки сурәтләмә теле белән әйтелгән яхшы, вакытлы сүз күңелне күтәрә, тәрбияли, җылыта, ә кайчак хәтта адәм баласына түбәннән күтәрелергә канатлар куя.
Безнең байтак автор-ларыбыз, озак еллар ка-ләмгә тугры калып, газета битләрендә чыккан әсәрләре аша укучыларның якын дусына әйләнде. Шактый олы яшьтә булуларына карамастан, Хаҗи Әхмәтҗанов, Илгизәр Гыйззәтулин көн кадагына арналган мәкаләләре һ.б. белән укучыларның күңел ишекләрен шакудан, милли гамь уятудан туктамый. Яраткан шагыйребез Камил Фазлыйның шаян телле, әмма көнүзәк проблемаларны ачып салган шигырьләрен, юмористик хикәяләрен укучылар көтеп алып укый. “Һәнәк” журналының 2016 елгы лауреаты булуы да юкка түгел. Байморзадан Мансур Гыйбаев актив яза һәм каләме шомарганнан-шомара. Фәүзия Мәхмү-дованың шигырьләрен яратып укыйлар. Чагыш-тырмача сирәгрәк булса да, Хәмит Тәүхетдинов, Рәзилә Игебаева, Эльвира Суфиянова, Мөбинә Абдулвә-лиева, Зилия Касыймованың иҗат җимешләре күренә.
Татар гимназиясе укыту-чысы Люзия Фәттахова һәрда-им уку оешмасы яңалыклары белән таныштырып барырга тырыша, ихтирамга лаек хезмәттәшләре турында сурәтләмәләр яза. Бу автор-ларга ихлас күңелдән рәх-мәт әйтәсе, киләсе елда да гәзитебезнең актив авторлары булып калуларын, иҗат канатларының талма-вын телисе килә.
Әйе, тормыш катлаулы: авыл мәктәпләренең ябы-луы, уку оешмаларында туган телләр дәресләренең кыскаруы, әти-әниләрнең туган тел укытуга бигүк аңлап карамавы һ.б. үзенекен итә – яшьләр арасында иҗат каләменә тартылучылар юк кимәлендә. Шулай да өмет һәм ышаныч сүнми-сүрелми – олы буын каләм ияләренә алмашка кыю һәм гамьле яшьләр килер ул, килер, күкне тоташ каплап алган болытлар артыннан кояшның чыкмый калганы юк.
Барлык әдәбият сөю-челәрне, авторларны, без-нең басманы алдырып укучы-ларны яңа ел белән котлыйм, озын гомер, сәламәтлек, әл-бәттә, иҗат утында януларын телим.
Зәйфә Салихова
Читайте нас