Башҡортостанда бөгөн төндә «төньяҡ балҡышы» балҡыны
Бөтә яңылыҡтар
Һаулыҡ һаҡлау
1 Ғинуар 2021, 02:00

Аксаковлылар катнашмый калмаячак

Аксаков авыл клубында халык 2017 елда урындагы башлангычларга ярдәм программасының (ППМИ) өстенлекле проектын ачыклау мәсьәләсе җәһә-теннән җыелыш уздырды.

Аксаков авыл клубында халык 2017 елда урындагы башлангычларга ярдәм программасының (ППМИ) өстенлекле проектын ачыклау мәсьәләсе җәһә-теннән җыелыш уздырды.
Көн тәртибендә программада катнашу; проект сайлау; өстәмә финанслауда халык кертәчәк сумма; башлап йөрү төркемен сайлау мәсьәләләре булды. Чарада республикада әлеге программаны гамәлгә ашыруда координация ролен үтәгән БР Фәннәр академиясенең Проект үзәге консультанты Рәфил Асылгуҗин, Бәләбәй районы МР Советы депутаты Алексей Травницкий, авыл советы депутатлары һәм авыл халкы катнашты. Җыелышны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Эльвира Абдрахманова алып барды.
Җыелышка кадәр халык арасында 2017 елга урындагы башлангычларга ярдәм програм-масы буенча конкурс сайлавында катнашу өчен анкета сорауларына җаваплар алынган. Йөз респондентның 92се юлларны ремонтлау проекты яклы булган.
Клубта авыл проблемаларына битараф кала алмаган 74 кеше җыелган иде. Фикер алышканнан соң Малиновка микрорайонында Пушкин урамын төзекләндерү проекты сайланды. Анда асылда яшь гаиләләр яши, балалар күп, шуңа яхшы юл аларга бик кирәк. Нәтиҗәдә бертавыштан ППМИ программасында катнашырга карар ителде. Бер каршы тавыш белән әлеге проект сайланды. Халыктан җыелачак сумма, җиде кешедән торган төркем дә билгеләнде. Шулай ук авыл биләмәсе башлыгы 2016 елгы проектларның ничек тормышка ашырылуын сөйләде. Эльвира Борисовна әйтүенчә, аукционнар уздырылган, килешүләр төзелгән. Проект 2017 елның 31 маена гамәлгә ашырылачак. 1 июньдә мәктәп яны участогында тренажер һәм балалар уен мәйданчыкларын ачу ниятләнә.
Зөлфия Гарифуллина
Читайте нас