Башҡортостанда бөгөн төндә «төньяҡ балҡышы» балҡыны
Бөтә яңылыҡтар
Һаулыҡ һаҡлау
1 Ғинуар 2021, 02:00

Бәләбәй белән Күмертау – елдам үсүче биләмәләр

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Күмертау һәм Бәләбәй шәһәрләренә “Елдам үсүче биләмә” исемен бирү турында карарга кул куйды.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Күмертау һәм Бәләбәй шәһәрләренә “Елдам үсүче биләмә” исемен бирү турында карарга кул куйды.
Исегезгә төшерәбез, моношә-һәрләрне үстерү программасы буенча эш Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның һәм муниципалитетлар башлыкларының актив катнашлыгында 2015 елның октябрендә үк башланган иде.
Интеграция һәм икътисади үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе карамагындагы моношәһәрләрне яңарту буенча эшче төркем Башкортстанда, атап әйткәндә, Кү-мертауда һәм Бәләбәйдә берничә мәртәбә булып китте. 2016 елның апрелендә Бәләбәйне үстерү буенча килешүгә кул куелды. Ул яңа эш урыннарын булдыру һәм моношәһәргә инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәкле шартлар тудыруны күз уңында тота. Йөкләмәләрне үтәүгә ярашлы, “Елдам үсүче биләмә” (ТОР) исемлегенә кертү өчен Моношәһәрләрне үстерү фондында проектлар якланды. Исемлеккә кертүгә Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Внешэкономбанк вәкилләре белән уздырылган берничә очрашу һәм киңәшмә йогынты ясады. Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләренең идарә итүче командалары дүрт ай дәвамында “Сколково” мәктәбендә укыды, нәтиҗәдә үсеш стратегиясен булдырды.
2016 елның декабрендә респуб-лика Хөкүмәте карары белән Моно-шәһәрләрне үстерү буенча проект офисы оештырылды. Аның максаты – Башкортстан Республикасы мо-нопрофильле муниципаль берәмлекләр биләмәләрендә инвестиция җәлеп итү өчен отышлы шартлар булдыру, елдам социаль-икътисади үсеш һәм халыкның яшәү эшчәнлеген тәэмин итү өчен уңайлы мохит тудыру буенча проект эшчәнлеген планлаштыруны һәм аны контрольдә тотуны оештыру.
Бу моношәһәрләрдә шәһәрне шәһәр итеп тотучы предприятиеләр булып “Күмертау авиация производствосы предприятиесе” акционерлар җәмгыяте һәм “Бәләбәй “Автонормаль” заводы” ачык акционерлар җәмгыяте тора.
Бәләбәйдә сигез миллиард сумлык биш инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Мила Любченко
Читайте нас