Ифрат күңелсез хәбәр килеп иреште: 72 яше тулып узгач, каты авырудан соң, гомере буе Бәләбәйдә эшләгән һәм яшәгән милләттәшебез Фәһим Минһаҗев вафат булган. Ул, авырып киткәч, туган ягы Татарстанның Чүпрәле районында, Яр Чаллыда туганнары тәрбиясендә иде.
Фәһим Хәсәнҗан улы педагогик хезмәт ветераны иде, ул, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәр-бияче буларак, 40 ел гомерен педагогия колледжында эш-ләүгә багышлады. Яшьли, Казан дәүләт педагогика институтында укыган ел-ларында ук әдәби иҗатка тартыла, шигырьләр яза башлый. Иң җимешле иҗади чоры Бәләбәй педагогия училищесында татар теле укытучысы булып эшләгән елларына туры килә. 1998 елдан 2015 елга кадәр ун – тугыз шигырь һәм бер җыр китабы (“Иртәгесе матур дөньяның”, “Шөпшә һәм бал корты”, ”Сират кичү”, “Яктылык булып калам”, “Яшәү яме”, “Гомер таңында”, ”Чорлар тавышы”, “Идел кызына”), бер чәч-мә әсәрләр җыентыгы (“Үзебезнең моң”) язып-чы-гарып өлгерде, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының Рифкать Усманов, Динис Бүләков исемендәге премия-ләре лауреаты исеменә лаек булды. Туган ил һәм туган тел, заман һәм кеше, милләт язмышы, табигать һәм туган җир, яшәү һәм үлем, кичә һәм бүген, ана һәм бала... Менә аны борчыган һәм шатландырган, ку-лына каләм алып, үз сүзен, үз уй-фикерләрен әйтергә мәҗбүр иткән кыйммәтләр. Ул шул хакта язды, шулар белән яшәде. Мәхәббәте һәм нәфрәте, югалту-табышлары, сагыну-сагышлары – бар булмышы шигырьләрендә. Әллә ялгыш, әллә язмыш – гомерен әдәби иҗатка, укыту эшенә багышлаган иҗатчы, шигырьләрендә хатын-кыз образын калку чагылдырса да, гаилә коруны кирәк тапмадымы, бер ялгызы гомер кичерде...
“Бәләбәй утлары” әдә-би берләшмәсе әгъзасы Фәһим Хәсәнҗан улы яңа шигырьләрен күтәреп, редакциягә еш килде, яңа чыккан китапларына сабый баладай шатланып, автограф язып, безгә бүләк итте; Бәләбәй, гомумән татар дөньясы белән кызыксынды, даими “Бәләбәй хәбәрләре” газетасын алдырды, укыды.
Холык-фигыле белән намуслы, басынкы, оялчан иде. 2004 елда Туймазы шәһәрендә чыгарган ши-гырьләр җыентыгын ул “Яктылык булып калам” дип атаган. Җыры калды, үзе китте. Хәер, үзе дә аны белгәннәр күңелендә яктылык булып калды.